24 декабрь көнне Әбде китапханәсендә «Бәйләү серләре» дигән мастер-класс оештырылды.

2022 елның 30 декабре, җомга

Пушкин картасы хуҗалары крючок белән бәйләүдә үз көчләрен сынап карадылар. Китапханәче бәйләүнең иң гади элементларын да бик теләп аңлатты һәм осталык серләре белән уртаклашты. Берәүләрне шакмаклап чигү техникасы кызыксындырды, икенчеләр салфетка чигеп карады, өченчеләр исә гади чигү элементларын өйрәнде. Биредә катнашучы һәркем үзенә кечкенә матур салфетка бәйләде һәм китапханәдә узучы мастер-класста Пушкин картасына ия булган һәркем катнаша алуын һәм аның уңышлы сайлануын билгеләп үтте. Эш белән вакыт сизелмичә дә үтте. Барысы да яңа очрашуларга өмет итеп саубуллаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International