Хикәяче, романчы, публицист Мөсәгыйт Мөдәррис улы Хәбибуллин 1927 елның 25 декабрендә Оренбург өлкәсенең Абдуллин районы Габдрахман авылында туа. М.Хәбибуллинны популяр язучы-прозаик итеп таныткан әсәрләр — тарихи романнар сериясе: «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Хан оныгы Хансөяр», «Аллаһы бүләге», «Батый хан һәм Ләйлә», «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Атилла» романнары.
«Кубрат хан» романы өчен М.Хәбибуллин 2003 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була, 2008 елда аңа «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән исем бирелә.
28 декабрь көнне М.Хәбибуллинның тууына 95 ел тулу уңаеннан китапханәнең уку залында “Гасырлар илчесе” исемле китап күргәзмәсе эшләп куелды. Әлеге күргәзмәдә язучының әсәрләре урын алган.