Яңа ел алдыннан Теләче балалар китапханәсендә, кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен, «Ә бездә Яңа ел! Чыршы кунакка чакыра!» дигән китап күргәзмәсе төзелде. Анда балаларның яраткан һәм көтеп алган Яңа ел бәйрәме турында мәгълүмат туплаган матур әдәбият һәм газета – журналлар куелды. Аерым папкага кыш һәм Яңа ел турында шигырьләр, әкиятләр һәм хикәяләр тупланды.