Планетабыздагы экстремизм һәм терроризм күренешләренең моңарчы күрелмәгән фактларына дөньяда бер генә кеше дә битараф кала алмый. Бөтен дөнья үзенең ризасызлыгын белдерә, явызлыкны хөкем итә. Ни өчен бу җинаятьләр еш ясала? Киләчәктә террористик актларны булдырмас өчен нәрсә эшләргә кирәк?
27 декабрь көнне Олы Мишә авылы китапханәсендә әлеге сорауларга җавап табу максатыннан яңа ел бәйрәме алдыннан авылның төрле буын кешеләре өчен «Террорга каршы бергә» дигән темага әңгәмә оештырылды.