Борынгыдан килгән йолаларыбыз инде онытыла, юкка чыга бара дип әйтсәк тә, әле халкыбызның хәтерендә, өлкән буын кешеләрнең телендә бик күп истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз саклана. Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен,уеннарын, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган. Шушы йолаларны, уеннарны искә алу, саклап калу максатыннан 27 декабрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Җәүһәр” клубы белән берлектә “Әби – бабаларыбызның йолалары” дип исемләнгән кичә уздырдылар. Кич утыру, төрле уеннар уйнау апаларыбызның күңеленә хуш килде.