"Исәнме, Яңа ел!"

2022 елның 30 декабре, җомга

27 декабрь көнне, Яңа ел алдыннан, Әбде авыл китапханәчесе, мәктәп хезмәткәрләре белән берлектә авыл укучылары өчен «Здравствуй, здравствуй Новый год!!!» исемле балалар иртәсе үткәрде. Программага биюләр, җырлар, әкият геройлары белән уеннар кертелгән иде, балалар шигырьләр сөйләделәр, түгәрәкләнеп биеделәр. Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар һәм матур итеп бизәлгән Яңа ел чыршысы балаларда соклану хисе уятты. Тамашаның башыннан Кар кызы һәм Куян персонажлары балаларны әкиятнең тылсымлы дөньясына алып кереп киттеләр, Кыш бабайны Урман хуҗасы тозагыннан азат иттеләр. Кыш бабай килү белән чын бәйрәм башланды, җырлар, биюләр, Яңа ел чыршысы тирәсендә түгәрәк уеннар оештырылды. Балалар һәм кунаклар маҗаралы бәйрәм атмосферасына кушылып, төрле ярышларда катнаштылар. Әлеге тамашадан соң балалар Кыш бабайдан күптән көтелгән бүләкләрен алдылар. Барысы да бәйрәм кәефе һәм тылсым хисе белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International