Бүләкләр, сюрпризлар һәм теләкләр белән әкияти могҗизалы һәм тылсымлы вакыт. 28 декабрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә берләшмәгә йөрүче укучылар белән самовар янында Яңа елны каршы алу дигән чара узды. Укучылар белән төрле уеннар уйнап күңелле ял иттек. Шулай ук Яңа елга багышланган чарабыз җырлар җырланып, шигырьләр сөйләнеп, табышмаклар, мәкальләр әйтү белән үрелеп барды.