Казаклар авылы китапханәсендә «Сугышчыларыбызга җылылык бүләк итик!» дигән акция дәвам итә.

2022 елның 30 декабре, җомга

Акциянең төп максаты – махсус операциядә катнашучы сугышчыларның рухын күтәрү һәм аларга ил халкының мәхәббәтен һәм күңел җылысын житкерү. Әлеге игелекле эшкә авылыбызның оста куллы, уңган – булган «Ахирәтләр мәҗлесе» берләшмәсе, хәрби егетләребез язмышына битараф булмаган авыл халкы да кушылды.

Әзер оекбашлар, бияләйләр алып килүчеләр дә бар, үз өлешен керткән һәркемгә бик зур рәхмәт!​  Безнең күңел җылысы кушып бәйләнгән оекбашлар солдатларга ярдәм итәр дип ышанабыз. Хәрби операциягә алынучы солдатларыбызның аяк, куллары туңмавын, илләрнең тыныч булуын, туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез. Чираттагы посылкабыз үз ияләренә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International