Теләче районы өлкәннәре өчен Яңа ел акциясе.

2022 елның 30 декабре, җомга

Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме уңаеннан Теләче районының «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге «Һәр йортка яңа ел» Бөтенроссия акциясенә бик теләп кушылды. Әлеге акция өлкән яшьтәге кешеләрне сөендерү һәм аларга ярдәм итү өчен яхшы мөмкинлек. Шушы көннәрдә социаль хезмәткәрләр үз карамагындагы өлкәннәрне якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, аларга уңай эмоцияләр һәм бераз гына могҗиза бүләк иттеләр. Нәкъ менә бу бәйрәмдә безнең һәрберебезгә үзебезнең ялгыз түгеллекне аңлау, ярдәмгә килергә, үз җылысы белән бүлешергә әзер кешеләр барлыгын тою мөһим. Социаль хезмәт алучылар күрсәтелгән игътибардан бик канәгать калдылар һәм бәйрәм кәефе тудырган өчен социаль хезмәткәрләргә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International