Яңа ел викторинасы

2022 елның 30 декабре, җомга

Кышкы каникулга план кысаларында Сауш төп мәктәбендә Яңа ел викторинасы уздырылды. 8 нче сыйныф укучылары сорауларга бик теләп җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр. Башка илләрдә уздырыла торган традицияләр белән танышу, киләсе елга теләкләрне классик язучылар сүзләре белән җиткерү, сыйныф бүлмәсенең матур бизәлүе, заманча музыка, яңа елга фотозоналар урынының сихри тәэсире кызларның кәефен күтәрде, әкияти атмосфера тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International