29 нчы декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә чираттагы ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта әти-әниләр 2 нче чирекне йомгаклау нәтиҗәләре, олимпиадаларда актив катнашкан укучыларның уңышлары, сынап карау имтиханнарының торышы белән таныштылар. Мәктәбебез директоры Сәйлән Нагимовна әти-әниләрне якынлашып килүче Яңа еллар белән котлады, кышкы ялларның имин үтүен теләде. Укучыларның иминлеген саклау, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, файдалы яллар оештыруның җаваплылыгы әти-әниләрдә икәнлеген искәртте.