Яңа ел ишек шакый

2022 елның 30 декабре, җомга

       Озак көткән яраткан бәйрәм Яңа ел якынлаша. Кызганычка каршы, бу бәйрәмне барлык балаларның да бәйрәм итәргә, бүләкләр алырга мөмкинлекләре юк. Шул вакытта битараф булмаган кешеләр ярдәмгә килә. "Альпари" хәйрия фондының иганәчеләре өчен балаларның чын күңелдән шатлануын күрү үзе зур бүләк. Фонды директоры Гилазева Наталья Александровна районыбыз белән хезмәттәшлек итеп күп еллар балаларыбызны игътибарсыз калдырмый.

       Быел да традиция буенча Яңа ел алдыннан, "Альпари" хәйрия фонды ярдәмендә мөмкинлекләре чикләнгән һәм авыр тормыш хәлендә булган 16 бала "Кыш бабайга хат" акциясендә катнаштылар. Балаларның барлык теләкләре дә үтәлде.

       Теләче муниципаль районы «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге якынлашып килүче Яңа ел белән котлый! Яңа ел һәммә кешегә дә шатлыклыклар, сөенечләр, тынычлыкалып килсен. Фонды директоры Гилазева Наталья Александровнага авыр тормыш шартларында калган кешелергә зур ярдәме өчен рәхмәтләребезне җиткерәбез. Фондның алга таба да эшендә зур уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International