Реаль көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм Чемпионаты узды.

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

            2023 елның 08 гыйнварында «Батыр» спорткомплексында реаль көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге һәм Чемпионаты узды.

       Тантанада Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы, Россия танкистлар берлеге идарәсе әгъзасы, запастагы подполковник Даутов Артур Айдамир улы, кул көрәше буенча Татарстан Республикасының атказанган тренеры Хәбибрахманов Равил Кадим улы һәм башка җитәкчеләр катнашты. Ярышларда Казан, Казан  ДОСААФ , Чаллы, Түбән Кама, Лаеш, Биектау, Питрәч, Яшел Үзән, Теләче районнары командалары катнашты. Барлыгы 197 катнашучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International