Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас тәбрик итәм. Россия Федерациясе прокуратурасы көне - ул гаделлек өчен көрәшүчеләр бәйрәме. Кануннар үтәлешен тәэмин итеп, гаделлек сагында торуыгыз, катлаулы мәсьәләләрне хәл итүегез, гражданнарның хокукларын, законлы мәнфәгатьләрен эзлекле рәвештә яклавыгыз зур хөрмәткә лаек. Җир йөзендә гаделлек хөкем сөрсә, тормышыбыз тагын да яктырак, имин булыр. Сезгә, прокуратура хезмәткәрләре, һөнәри бәйрәмегез уңаеннан җаваплы эшегездә зур уңышлар, бурычларыгызны закон нигезендә гаделлек белән башкаруыгызны, шәхси тормышыгызда уңышлар, сәламәтлек, бәхет телим.