«Библиоквиз»

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Шәтке авыл китапханәсендә кышкы каникуллар вакытында балалар өчен «Библиоквиз» интеллектуаль уены оештырылды. Квиз- ул викторинага алмашка килгән сораулар һәм җаваплар уены. Мондый уеннар уйнау күңелле, чөнки бу ярыш бит. Ә ярышлар азарт, зур шатлык һәм башка бик күп якты хисләрне үз эченә ала. Катнашучылар  «Бәхетлеләр өчен Разминка», «Әдәби турнир», «Логикасын белегез» дип исемләнгән этаплардан уздылар, төрле тармаклардан булган сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International