Яңа ел –балалар өчен иң көтеп алынган, иң кызыклы бәйрәм ул! Яңа ел каникулларында Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә " Укы, уйна, ял ит!» дип исемләнгән әдәби-күңел ачу уены оештырды. Китапханә белән узган кышкы каникуллар күңелле дә, мавыктыргыч та! Чарада нәниләр кыш, чыршы, Кыш бабай турында үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Илебездә Яңа ел бәйрәме кайчан башлануын, башка илләрдә һәм халыкларда аны нинди вакыттан һәм ничек каршылаулары турында белделәр. Нәни дусларын котларга, алар белән күңел ачарга Кар Кызы һәм Кыш бабай да килде. Бәйрәм чыршы янында әйлән-бәйлән, яңа ел җырлары белән дәвам итте, төрле кызыклы уеннар, күңелле конкурслар белән үрелеп барды. Тамашадан соң һәркем күтәренке кәеф белән, Кыш Бабайдан татлы күчтәнәчләр, китапханәдән китаплар алып өйләренә таралды.