Гармунчы-виртуоз, композитор, күп кенә популяр җырлар авторы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, халык артисты Фәрит Хатыйповка 70 яшь тулу уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә «Моң агыла җыр чишмәсе булып» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды һәм күзәтү үткәрелде.
Фәрит Хатыйпов татар милли музыкасының табигатен яхшы белә, бөтен фольклор һәм хәзерге татар мәдәнияте белән диярлек таныш. Ул татар шагыйрьләре шигырьләренә язылган 600 дән артык җыр авторы, хәзерге заман татар композиторларының күп кенә популяр әсәрләре өчен кызыклы аранжировкалар иҗат итә. Якташыбызның җырларын профессиональ башкаручылар гына түгел, һәвәскәрләр дә яратып башкара.