Яңа ел һәрберебез күңеленә үзенең мавыктыргыч мәшәкатьләре, ыгы-зыгылары белән бергә күңелгә кереп кала.

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Иске Җөри модель  китапханәсендә каникулда китап укырга килгән укучылар белән «Ял ит, ләкин китап укырга онытма!» дип исемләнгән  уен әңгәмә үтте. Әңгәмә барышында балалар яңа китаплар белән таныштылар. Яңа ел, Яңа ел чыршысы тарихы турында  һәм әлбәттә Кыш бабай турында фикер алыштылар.  Балалар бик теләп  китап күргәзмәсе белән таныштылар, кыш турында шигырьләр укыдылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Чара ахырында  балалар кызыклы уеннар уйнадылар. Ахырдан балаларның барсына да бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International