Кышкы каникуллар - барлык балалар өчен елның иң яраткан вакыты.

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Кыш-могҗизалар чоры, ә Яңа ел – иң тылсымлы һәм әкият бәйрәме, аны һәркем могҗизага өметләнеп көтә. Яңа ел каникуллары вакытында авыл китапханәчеләре, клуб мөдирләре  белән берлектә, бәйрәм чаралары үткәрделәр. Шулай, Айдар авылында балаларны сәламәт яшәү рәвеше белән таныштыру максатыннан саф һавада кышкы уеннар белән «Уку - акыл өчен, спорт - сәламәтлек өчен» дигән уен программасы һәм “Кышкы могҗиза” лоторея билетларын уйнату, Сауш авылында - “Әдәби геройлар илендә, Яңа ел  маҗаралары” уен программасы, "Күңелле старт" бәйрәме, "Татар халык макальләре – күңел байлыгы" әдәби уены, Иске Җөридә - балалар өчен «Төкле аягың белән, Яңа ел» дип исемләнгән чыршы бәйрәме, “В гостях у зимних сказок”  әкиятләр карау сәгате, Урта Мишәдә - “Хуш килдең, Яңа ел!” бәйрәм кичәсе, "Уку иленә сәяхәт" викторинасы, "Яңа ел калейдоскопы" танып белү уены, Субаш авылында - «Гирлянд весёлых хоровод» дип исемләнгән балалар бәйрәме,  Шармыш авылында - «Хорошо, что каждый год к нам приходит Новый год» бәйрәм кичәсе, «С родителями вместе играть и книги читать» гаилә белән уку көне, мультфильм карау сәгате, Олы Мәтәскә авылында - "Бәхет кемгә елмая” лоторея билетларын уйнату, Казаклар авылында - "Кыш илендә кунакта" бәйрәм чарасы, Ю. Кибәхуҗа  авылында - "Хуш киләсен, Яңа ел" бәйрәм кичәсе, Иске Карабаянда  - "Без бергә укыйбыз" кычкырып укулар, Олы Нырсы авылында - "Яңа елда - яңа бәхет" лотерея билетларын уйнату, "Исәнме, Яңа ел" бәйрәм кичәсе,  Максабаш авылында – «Весело-весело встретим Новый год!» дип исемләнгән рәсемнәр ясау бәйгесе, Ачы авылында – “Яңа ел маҗаралары” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International