4 гыйнвар көнне балалар һәм яшьләр өчен фән һәм технология атналыгы кысаларында Шармыш авыл китапханәсендә «Час Мастерилки» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Катнашучылар китапларны күп укырга яраталар. Шуларны истә тотып китапханәче аларны оригами дөньясы белән таныштырды һәм китап кыстыргычы ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Моны ясау өчен, катнашучыларга төсле кәгазь, клей, каләмнәр һәм кайчы кирәк иде. Нәтиҗәдә кыстыргыч бик матур күбәләк формасында килеп чыкты. Аны китап һәм журнал почмакларына уңайлы итеп урнаштырырга мөмкин. Китапханәче шулай ук катнашучыларның игътибарын «Прочти и смастери» күргәзмәсенә җәлеп итте. Әлеге күргәзмәдә балаларның алдан эшләгән төрле кул эшләре тәкъдим ителгән иде.