Без барыбыз да балачактан әкиятләр укырга һәм тыңларга яратабыз. Алар безгә тормышны танып-белергә, ,яхшылык һәм яманлыкны аерырга өйрәтәләр.

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Кышкы каникул көннәрендә безнең актив укучыларыбыз Алан авылы китапханәсендә «Яңа ел утлары әкияткә чакыра» дип исемләнгән чарада катнаштылар. Балалар бик күп кышкы әкиятләр укыган булып чыкты. Балаларның иң яраткан әкиятләре - «Кар кызы», «По шучьему велению», «Алтын балык» кычкырып укылды. Ә аннары балалар әкият геройлары  турындагы сорауларга җавап бирделәр, бергәләп фикер алышты. Очрашу күңелле һәм эчтәлекле узды, ул балаларга бик ошады. Чара ахырында укучылар китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән яңа кызыклы китаплар белән дә таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International