Алексей Николаевич Толстой - "Язучы. Әкиятче. Шагыйрь»

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

 10 гыйнварда рус совет язучысы Алексей Николаевич Толстойның тууына 140 ел тулды. Юбилей датасына багышлап Теләче муниципаль районы «Родник» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре социаль хезмәт алучы балалар өчен «Язучы. Әкиятче. Шагыйрь» исемле китаплар күргәзмәсе оештырдылар. Күргәзмәдә А.Н.Толстой эшкәртүендәге рус халык әкиятләре һәм хикәяләре тәкъдим ителде.

Толстойның балалар алдында зур дөнья ачкан акыллы китаплары күп буынны тәрбияләп үстергән. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре юбилярның әдәби иҗат җимешләре балаларны әле күп еллар “яхшылык” һәм “явызлык” төшенчәләрен аерырга, яшь укучыларга әдәби азык булып торырга, китапларга һәм укуга мәхәббәт, иң яхшы кешелек сыйфатлары тәрбияләргә өйрәтәчәгенә ышана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International