Татарстанда гомер итүче халыкларның тарихи-мәдәни мирасы зур һәм бай.

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Рухи хәзинәләребезне саклау һәм үстерү, ата-бабаларыбыздан калган милли гореф-гадәтләребезне торгызу гаять зур әһәмияткә ия. 2023 ел Татарстанда – Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 12 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә 3 бүлектән торган китап күргәзмәсе булдырылды. 1 нче бүлек - “Йола, гореф-гадәт һәм бәйрәмнәребез - безнең рухи мирасыбыз, байлыгыбыз”. 2 нче бүлек – “Татар мәдәнияте”. 3 нче бүлек – “Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International