13 гыйнвардан 14 енә каршы иске стиль буенча Яңа ел бәйрәме үткәрелә.

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

 Календарьда кызыл төс белән билгеләнмәсә дә, халык мәш килеп көтә бу көнне. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә балалар белән Иске Яңа ел бәйрәмен үткәрделәр. Бу чара мәдәният йорты каршында бизәлгән матур чыршы янында узды. Балаларга   төрле кызыклы-мавыктыргыч уеннар, ярышлар оештырылды. Алар белән чыршы тирәли әйләнеп Яңа ел җырлары җырланды. Ахырдан балаларга күчтәнәчләр өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International