Татарстан мәдәнияте халык иҗатының күптөрлелеге һәм сәнгатьнең үзенчәлеге белән бай. Шулар хакында яшь буынга сөйләп җиткерү, аңлату һәм горурлык, мәхәббәт хисе тәрбияләү максатыннан Әбде авыл китапханәсендә 14 гыйнвар көнне мәгълүмат сәгате узды. Укучылар үз халыкларыбызның гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштылар; милли кием тарихы, һөнәрчелек, милли ашлар, шулай ук фольклор һәм халык бәйрәмнәре турында да белделәр. Алар арасында булган Масленица һәм Нәүрүз, Сабантуй, Каравон һәм башкалар хакында тулырак мәгъүмат алдыдыр. Чарага «Родной край -частица Родины» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.