Һәр илнең үз традицияләре, яраткан бәйрәмнәре була.

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Алар барысы да төрле, ләкин җир шарының барлык почмакларында бер бәйрәм бар. Планетабыз халкын берләштерә торган һәм аларга могҗиза көткән бәйрәм. Әлбәттә, бу Яңа ел. 13 гыйнварда Олы Мишә авылы  китапханәсендә “Яңа ел утлары әкияткә чакыра” исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә катнашучы нәниләребез бу бәйрәмнең символлары белән, дөньяның төрле илләрендә яңа елны бәйрәм итү традицияләре белән таныштылар, әкияткә чумдылар, Һәм, әлбәттә, Кыш бабай белән дә очрашып, күңелле конкурсларда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International