«Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды

2023 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

13-16 гыйнварда Казан шәһәрендә 7-11 сыйныф укучылары арасында инглиз теле буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Баландыш төп мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Заһидуллина Нурфия Азат кызы (укытучысы - Җаббарова Гөлнара Нәҗип кызы), Иске Җөри урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Мортазина Гөлфия Рәүф кызы (укытучысы - Хөсәенов Зиннур Зөфәр улы), Үзәк урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Жангалеева Аделия Алмаз кызы (укытучысы -  Мортазина Лилия Хөснетдин кызы) олимпиада призерлары булды. Аларны зур җиңүе белән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International