15 январь көнне ДОСААФ оешмасы янәшәсендә урнашкан картинг мәйданчыгында Теләче муниципаль районы башлыгы Кубогына картинг спорты буенча турнир үткәрелде. Ярышта Саба, Балтач, Арча, Лаеш, Кукмара һәм Теләче районнарының яшь картингчылары катнашты.