“Канатлы дөнья”

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

  Балалар язучысы Хәкимҗан Халиковның тууына 90 ел тулу уңаеннан 14 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә язучының китапларыннан “Канатлы дөнья” исемле китап күргәзмәсе куелып, китапларына күзәтү үткәрелде. Шулай ук шаян шигырьләре кычкырып укылды. Х. Халиков балалар өчен әдәбиятның барлык жанрларында да эшләде: шигырьләр, җырлар, әкиятләр, башваткычлар, проза һәм сәхнә әсәрләре язды. Ул балалар өчен ике дистәгә якын китап авторы. X. Халиков Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләге лауреаты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International