Кыш айлары балаларга уеннар уйнап чыныгып үсәргә яхшы мөмкинлек бирә.

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

Кышкы уеннар балаларның физик һәм акыл сәламәтлеген саклаү, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү,спорт яратырга кызыксынучалыкны, мөстәкыйльлекне тәрбияләү; ихтыяр көче, сабырлык, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү;балаларның үзләренә хас сыйфатлар булдыру омтылышын формалаштырүны дәвам итү;күңелебезне матур уйлар, сүзләр белән тәрбияләү, көндәлек тормышта уен вакытында башкаларга карата ягымлы мөгаләмә булдыру максатларын үтәргә ярдәм итә.

      Шуларны истә тотып,  Теләченең беренче номерлы балалар  бакчасында гыйнвар аеның бер атнасы “Кышкы уеннар” темасы астында үткәрелде. Йомгаклау чарасы буларак, зурлар төркемнәре балалары белән дә, саф һавада кызыклы кышкы уеннар уйналды, балалар биеделәр, шаярдылар. Әлеге чара бар кешегә дә  бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International