«Моңнар булып кайтсын җырларым”.

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

15 гыйнвар көнне җырчы, ТАССРның халык артисты, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм милләтнең йөзек кашы булган бөек җырчыбыз, Теләче районы Субаш авылы кызы Нәфисә Василованың тууына 80 ел тулды.

Үзенчәлекле башкару манеры, кабатланмас тембрлы, халык көйләренә тирән мәхәббәте Нәфисә Василованы татар җырларын иң яхшы башкаручыларның берсе итеп таныта. Н. Василова “Гөлҗамал”, “Тәфтиләү”, “Беләзегем-йөзегем” һ.б.  халык җырларын да яратып башкара. Якташыбызның юбилее ужаеннан, аны искә алу максатыннан, Айдар авыл китапханәсендә «Моңнар булып кайтсын җырларым” дип исемләнгән җыелма папка булдырылды. Ел дәвамында әлеге папка җырчы турындагы мәгълүматлар  белән тулыландырылып барылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International