Әти-әнигә, якыныңа карата мәхәббәттән соң Ватанга карата патриотик хис туа. Туган як тарихы, танылган ватандашларыбыз, йөргән урамнарыбыз, туган җиребезнең гореф-гадәтләре һәм йолалары, һәйкәлләре, шулай ук илебезнең данлыклы язучылары һәм шагыйрьләре белән якыннанрак танышканда әлеге хис тирәнәя бара. Шармыш авыл китапханәсендә җирле тарих турындагы китапларны пропагандалау һәм туган җиребезгә мәхәббәт хисләрен формалаштыру максатыннан, «По книжным страницам шагая, о крае ты много узнаешь» дип исемләнгән акция уздырды. Биредә авылдашлар Теләче районыннан булган әдипләрнең әсәрләре, безнең төбәк һәм Татарстан тарихы турында китаплар белән таныштылар.