Баландыш төп мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары Мубаракшина Ф.Г җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызга куелган һәйкәлне кардан чистарттылар. Һәйкәлләрне халык үткәненә хатирә итеп салып калдыра. Алар авылым урамына ямь биреп, үткән көннәрне искә төшереп торалар. Һәйкәлләр киләчәк буыннарга ата-баба тарихын өйрәнү өчен бик кирәк.