Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, бик күп җырлар авторы, композитор Фәрит Хатыйповның 75 яшьлек юбилей датасы уңаеннан Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният хезмәткәрләре 14 январь көнне “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип аталган кичә үткәрде. Кичә барышында Ф. Хатыйповның иҗаты белән танышып, аның җырлары башкарылды.