Тормышта бер генә тапкыр булса да студент булган кешеләр өчен бу ике сүзнең әһәмияте бик зур. Бу иң кызыклы һәм беркайчан да онытылмас вакыйгалар белән тулы еллар.
21 гыйнвар көнне, Айдар авыл китапханәчесе мәдәният йорты директоры белән берлектә “Студент елларының онытылмас мизгелләре” дип исемләнгән түгәрәк өстәл үткәрде. Түгәрәк өстәл артында булачак студентлар авылыбызның югары уку йортларында, техникумнарда белем алучы һәм укып чыккан студентлар белән очраштылар. Чара барышында китапханәче студентларны бәйрәм белән котлап, кыскача аның тарихына күзәтү үткәрде. Аннан соң студентларга “Минем өчен студент тормышы — ул..." дигән сорау бирелде. Сер түгел, студент чоры ул - тормышның иң якты һәм кызыклы чоры. Ул чорда яңа кешеләр белән танышасың, ниндидер яңалыкка өйрәнәсең һәм, әлбәттә,яңа дуслар табасың. Алар студент тормышыннан кызыклы мизгелләрен искә төшерделәр, уку йортлары турында һәм белгечлекнең ничек җәлеп итүләре турында сөйләделәр. Катнашучылар төрле конкурслы уеннарда осталыкларын күрсәттеләр, интеллектуаль сорауларга җавап бирделәр.