2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде.

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

2023 елда узачак һәм 2022 елда узган Россия халыкларының мәдәни мирасы елы тематикасын үстерүне дәвам итеп, Айдар авылы китапханәсендә ел дәвамында эшләп килүче «Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр ул - рухи хәзинә!" исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмә укучыларны Татарстан халыкларының гореф-гадәтләре, традицион һөнәрчелек, фольклор һәм халык бәйрәмнәре турындагы китаплар белән таныштырачак. Күргәзмә киң даирә китап укучыларга кызыклы булыр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International