2023 ел - Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде.

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, традицияләрне торгызу - төп бурыч булып тора.  Максатыбыз: халыкның гореф-гадәтләрен, киемнәрен, элеккеге эш коралларын барлау һәм киләчәк буынга җиткерү. Шуңа бәйле рәвештә, 19 нчы гыйнвар көнне Баландыш  авыл китапханәсендә  «Тамырлардан безне танырлар» дип исемләнгән мәгълүмати сәгать үткәрелде. Биредә балаларга татар халкының тарихы, милли бәйрәмнәре һәм традициялары турында сөйләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International