Баландыш авыл җирлегеннән ике егетебез Җаббаров Гадел һәм Нәҗипов Зөлфәт Армия сафларында хезмәт итәләр. 24 нче январь көнне Баландыш авыл китапханәсендә "Солдатка хат" акциясе оештырылды. Акция балаларда һәм яшьләрдә гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләүгә, Россия армиясе һәм хәрби хезмәт имиджын формалаштыруга юнәлдерелгән. Чарада авыл яшүсмерләре һәм студентлары катнашты. Хатта алар үзләре, планнары, авыл яңалыклары турында сөйләделәр, шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Хатлар юлларында үз илебез өчен рәхмәт һәм горурлык, якынлашып килүче бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне белән ихлас котлау сүзләре язылды. Ватанны саклаучыларга туган җирләреннән хәбәр алу күңелләренә рәхәт хисләр бүләк итәр дип өметләнәбез.