2023 ел Татарстанда - Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы.

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Рухи хәзинәләрне саклау һәм баету, борынгы милли гореф-гадәтләрне яңадан торгызу максатыннан 24 январь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Җәүһәр” фольклор берләшмәсенә йөрүчеләр белән мәдәни чара үткәрделәр. Бу чара “Хатирәләр” дигән исем астында узды. Алар үзләренең яшь вакыттагы хатирәләрен искә алдылар. Аннан соң элеккеге гореф-гадәтләребезне искә алып  чиккән сөлгеләр, мендәр тышларының чигелешләрен карадылар. Нинди осталык, күңел җылылыгын биреп эшләгән эшләргә сокландылар. Чара чәй табыны артында дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International