“Авылда шундый һөнәр бар...”

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Теләче  муниципаль  районы   Олы  Мишә  урта  мәктәбе филиалы Әбде төп мәктәбендә  Н.Э.Бауман исемендәге  Казан  дәүләт ветеринар  академиясе белән  берлектә үткәрелгән   “Авылда шундый  һөнәр  бар ...” дигән  конкурска  нәтиҗә  ясалды. Профессия табуда ярдәм  итү, юнәлеш бирү  максатыннан  үткәрелгән  бу   конкурста  районыбыз  укучылары  гына  түгел, Арча һәм  Балтач  районы укучылары да  актив  катнаштылар. Олы  Мишә урта  мәктәбе  укучылары    бу чарада катнашып  призлы  урыннар  алдылар.Муллахмәтова  Эльвина- 1урынга, (җит.БәшироваН.И.), Мөхәммәтҗанова  Алсу-  2  урынга (җит.Гарипова Г.Г.,Габдрахманова Г.Г.), Фатхуллина  Зәлия, Шиһабетдинова  Рамилә- 2  урынга (җит.Миннебаева Г.Г.) лаек булдылар.Котлыйбыз, уңышлар  телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International