25 гыйнвар көнне балаларның якын дусты, сабый җанлы язучы, шагыйрә Әминә Бикчәнтәеваның тууына 110 ел тулды

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Балачакның моңлы шагыйрәсе” дигән исем белән шагыйрәнең шигырьләрен кычкырып уку оештырылды. Шулай ук әдибәнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырылды. Чарага Әминә Бикчәнтәевага багышланган китап күргәзмәсе эшләп куелды, китапларына күзәтү уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International