"Шарль Перро әкиятләре буенча сәяхәт"

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Француз әкиятчесе Шарль Перроның туган көне уңаеннан Иске Җөри модель китапханәчеләре  "Ак каен" балалар бакчасы балалары өчен "Шарль Перро әкиятләре буенча сәяхәт" дигән әдәби уен уздырдылар. Китапханәчеләр балаларны язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Аның әкиятләре тормышның чын матурлыгын кадерләргә, хезмәтне, игелекне, гаделлекне яратырга өйрәтә. Чара ахырында балалар яраткан язучы әкиятләре  буенча «Кызыл калфак» мультфильмын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International