27 гыйнвар - илебез тарихында үзенчәлекле дата.

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

1944 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы өзелә, ул 900 көн һәм төн дәвам итә. Бу тарихи датага Алан урта мәктәбендә китапханә белән берлектә “Тарих битләрен ачканда” исемле патриотик сәгать үткәрелде.Китапханәче балаларга илебез тарихында тирән эз калдырган , халкыбыз җилкәсенә төшкән авыр сынаулар турында сөйләде, кечкенә кыз Таня Савичеваның көндәлегендәге язмалар белән таныштырды.  Укучылар игътибарына китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Якташыбыз, язучы Дания Гайнетдинованың “Хәтер ни дияр?” дигән хикәясен укып, фикер алыштылар. Чара ахырында Ленинград блокадасында катнашучылар бер минут тынлык белән искә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International