Балаларның иң беренче укый башлаган китаплары – ул әкиятләр.

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Алар балаларга  игелекле һәм явыз гамәлләр  турында сөйлиләр, хыялланып яшәргә ярдәм итәләр, гаделлек хисе тәрбиялиләр.

26 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсендә, “Яшь гаилә” клубы кысаларында, “Әкиятләр илендә” дип исемләнгән очрашу – кичә булып узды. Балалар өчен китапханә мөдире Л. Закирова “Камыр батыр маҗаралары” дигән викторина әзерләгән иде. Актив укучыларыбыз китаптагы әдәби геройлар, әкият дөньясы белән таныштылар, бик теләп күңелле уенарда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, яраткан геройларының рәсемнәрен буядылар.

Балалар үзләре дә курчаклар белән Г. Тукайның “Шүрәле”, “Су анасы” әсәрләрен сәхнәләштереп карадылар. Кичә бик кызыклы һәм мавыктыргыч булып үтте, чөнки әкият иле - ул искиткеч могҗизалы ил.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International