26 гыйнварда-Теләче муниципаль районы Олы Мишә урта мәктәбе филиалы «Әбде төп гомуми белем бирү мәктәбе» базасында Н. Э Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария академиясе белән берлектә - ачык ишекләр көне үткәрелде. Анда «Авылда мондый һөнәр бар...» конкурсына йомгак ясалды. Конкурс нәтиҗәләре буенча төрле мәктәпләрдән җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләнде. Җиңүчеләрнең видеороликлары күрсәтелде. Ветеринария академиясе вәкилләре Теләче районы мәктәпләрендә агрокласслар санын арттыру тәкъдиме белән чыктылар, укучыларны презентация һәм видеороликта тәкъдим ителгән проектларны тормышка ашыруда хезмәттәшлек итәргә чакырдылар.