27 гыйнвар-илебез тарихында үзенчәлекле дата. 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы өзелә, ул 900 көн һәм төн дәвам итә. Бу тарихи датага Баландыш төп мәктәбендә класс сәгатьләре үткәрелде. Укытучылар балаларга илебез тарихында тирән эз калдырган, халкыбыз җилкәсенә төшкән авыр сынаулар турында сөйләделәр, кечкенә кыз Таня Савичеваның көндәлегендәге язмалар белән таныштырдылар.