27 гыйнвар көнне Теләче балалар китапханәсендә «Ленинград блокадасы битләреннән» исеме астында тарихи сәгать үткәрелде (1944 елда Ленинград блокадасы өзелү хөрмәтенә). Биредә Теләче урта мәктәбенең 5 “г” сыйныфы укучылары катнашты.
Китапханәче презентация һәм Ленинград блокадасы чорындагы балаларга багышланган видеофильмнар ярдәмендә Бөек Ватан сугышы каһарманнары - танкистлар, диңгезчеләр, очучылар турында һәм исеме «ягымлы» һәм шул ук вакытта куркыныч булган «Катюша» сугыш коралы турында сөйләде. Шулай ук, укучылар С. Алексеевның «Өч батырлык» хикәясеннән очучы А.П. Маресьевның нинди батырлыклар эшләгәнен, А. Твардовскийның «Танкист хикәясе» шигыреннән исеме билгесез малайның күрсәткән ярдәме турында да укып белделәр.