Корәш буенча ТРның спорт остасы Расих Әхмәт улы Габдрахманов призына район беренчелеген уздырды

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

2023 нче елның 28 гыйнварында  «Батыр» спорткомплексында «Теләче» спорт мәктәбе 2005-2008 нче елда туган егетләр арасында корәш буенча ТРның спорт остасы Расих Әхмәт улы Габдрахманов призына район беренчелеген уздырды. 5 нче тапкыр үткәрелүче әлеге ярышта барлыгы 13 команда, 102 укучы катнашты.

Ярышларның тантаналы ачылышында Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы, корәш буенча ТР атказанган тренеры, Казан технология университеты доценты – Марат Габделбәр улы Әхмәдиев, әлеге ярышларның төп сәбәпчесе, милли көрәш буенча Татарстанның спорт остасы Габдрахманов Расих Әхмәт улы, Татарстанның атказанган артисты Минвалиев Илназ Рәшит улы, шәхси эшмәкәр Фазылҗанов Илдар Фәрит улы, һәм башка җитәкчеләр.

Гомумкоманда урыннары:

1 урын-Теләче

2 урын- Байлар Сабасы

3 урын- Арча районы командалары

Җиңүчеләргә Кубок, грамоталар һәм медальләр, акчалата бүләк тапшырылды. Җиңүче чемпион команда Кубок һәм шәхси эшмәкәр Фазылҗанов И.Ф. тарафыннан тәкә белән бүләкләнде.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International