Теләче районының “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсүтү үзәге базасында озак вакытлы карау системасы кысаларында даими рәвештә план нигезендә “Тәрбияләү мәктәбе” дәресләре үткәрелә. Әлеге мәктәбнең максаты үз-үзләрен тәрбия кыла алмаучы гражданнарның хәлен җиңеләйтү һәм яшәү сыйфатын яхшырту. “Тәрбияләү мәктәбенен” төп бурычы гигиена процедураларын үткәрү техникасын үзләштерү, техник терләндерү чараларын куллану, көнкүреш мәсьәләләрендә ярдәм күрсәтү (тукландыру, киенү һәм башкалар) булып тора. Шушы көннәрдә өлкән яшьтәге гражданнарны тәрбия кылучы туганнары һәм социаль хезмәткәрләр өчен “Аз мобильле гражданнарны рациональ тукландыру” дигән актуаль тема буенча төркемле дәрес оештырылды. Шәфкать туташы Зилә Галимова туклану рационын төзегәндә нинди төп факторларга игътибар итәргә кирәклеге турында җентекләп сөйләде. Шулай ук дәрестә, социаль хезмәткәрнең рациональ туклану һәм ризыкның нигезен тәшкил иткән туклыклы матдэлэр исемлеге турында белергә тиеш икәнлеген билгеләп үтте. Дөрес туклану өлкән кешеләргә сәламәтлекләрен сакларга, авыру яки җәрәхәтләнгән очракта үзләрен яхшырак хис итәргә булыша.