«Мәктәп Волейбол Лигасы»

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

2023 елның 31 гыйнварында "Батыр" спорткомплексында Татарстан Республикасының «Мәктәп Волейбол Лигасы» гомуми белем оешмалары укучылары арасында волейбол буенча муниципаль турнир узды (2022-2023 сезоны). Турнирда 6 егетләр командасы катнашты: Теләче урта мәктәбе, Алан урта мәктәбе, Үзәк урта мәктәбе, Шадке урта мәктәбе, Олы Мәтәскә урта мәктәбе һәм Иске Җөри урта мәктәбе. 4 кызлар командасы: Теләче урта мәктәбе, Шадке урта мәктәбе, Олы Мәтәскә урта мәктәбе, Үзәк урта мәктәбе.

    Урыннар түбәндәгечә бүленде:

Кызлар арасында:

1 урын-Теләче урта мәктәбе

2 урын – Шәтке урта мәктәбе

3 урын-Олы Мәтәскә урта мәктәбе

Егетләр арасында:

1 урын-Теләче урта мәктәбе

 2 урын-Иске Җөри урта мәктәбе

3 урын – Шәтке урта мәктәбе

      Җиңүчеләргә грамоталар  тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International